Талпан кадалуның 86% чамасы дачаларда яки урманда була.
Әлмәт районында талпаннар кадалуның 385 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан республикасы Роспотребнадзоры хәбәр итте. Әлмәт районы әлеге күрсәткеч буенча республикада Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районыннан калышып, дүртенче урынны алды.
Татарстанда барлыгы 8 меңнән артык кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Татарстанда 300 гектардан артык парк һәм ял итү урыннарын эшкәрткәннәр инде.
Дача кишәрлекләре хуҗаларына даими рәвештә үләнне чабып торырга һәм чүп-чарны тотмаска киңәш итәләр.