Система басым һәм көчәнеш астында.
Әлмәтлеләргә шәһәр фонтаннары өчен җаваплы хезмәтләр мөрәҗәгать итте. Су объектындагы зарарсыз шаяру җәрәхәт белән тәмамланырга һәм җиһазларның ватылуына китерергә мөмкин. Система басым һәм көчәнеш астында, ә су үзе агрессив реагентлар белән чистартыла һәм эчәргә яраксыз. Моның өчен фонтаннар территориясендә мәгълүмати табличкалар урнаштырганнар.