Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Пилотсыз очкычлардан ничек сакланырга

Соңгы вакытта куркынычсызлык мәсьәләсе көннән-көн актуальләшә бара

Пилотсыз очкычларның ясаган һөҗүменнән соң кешеләр иминлеге аеруча алгы планга килеп басты.

Ходаебыз да «сакланганны саклармын» дигән бит. Шуңа күрә дә бүген куркынычсызлык һәм иминлек чараларын катгыйлату алгы планда тора. Һәр предприятие, һәр участок, һәр муниципалитет үз көче белән иминлек мәсьәләләрен хәл итәргә тырыша.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу уңайдан халыкка  пилотсыз очкычлардан ничек сакланырга һәм ракета куркынычы булганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында халыкка мәгълүмат җиткерә.

– Әгәр куркыныч янаган вакытта бина эчендә булсагыз, аскы катка, подвалга яки паркингка төшәргә кирәк. Лифтка утырмагыз, аның туктап калуы ихтимал. Фатирда булганда куркыныч туса, тәрәзәсез урында, «несущий» – калын, ягьни төп диварлар янында урын табыгыз. Бу гадәттә коридор яки ванна бүлмәсе. Идәнгә утырырга, тәрәзәләр янына килмәскә киңәш ителә. Урамда булсагыз, тиз генә якындагы бинага, җир асты күчеш юлына, паркингларга кереп яшеренергә кирәк. Әгәр дә инде транспортка утырып барасыз икән, аннан тиз генә чыгып, яшеренергә урын карагыз. Пилотсыз очкыч һөҗүм иткәннән соң калган детальләргә тимәскә! Корылма булган җирдән ашыгыч рәвештә ераграк китәргә кирәк.

Пилотсыз очкыч күргән очракта кичекмәстән 112 номерына шалтыратып хәбәр итәргә.

–Операторга үзеңнең исем-фамилияңне һәм пилотсыз очкычны тапкан урынны әйтергә, – дип киңәш итә МЧС хезмәте белгечләре.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Фото: нейрочелтәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса