Бәйрәм алдыннан Әлмәт урамнарын бизәделәр.
Әлмәт Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итәргә әзер
Бәйрәм алдыннан Әлмәт урамнары үзгәрде: шәһәрне масштаблы тематик символика бизәде: флаглар, декоратив композицияләр, юл буендагы консольләр.
Шәһәр мохитен бәйрәмчә бизәүгә социаль өлкә учреждениеләре, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре актив кушылды.
Ленин мәйданында трибуналар монтажлана һәм төп тантаналарны үткәрү өчен кирәкле җиһазлар урнаштырыла.