Әлмәттә 9 Майны бәйрәм итү 15 локациядә узачак
Ленин урамында яшүсмерләр клублары мастер-класслар үткәрәчәк, ә һөнәрчеләр үз эшләнмәләренең күргәзмә-сатуын тәкъдим итәчәк.
Беренче булып «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы янындагы мәйданчык эшли башлый. Биредә иртәдән үк массакүләм чәчәк салу узачак.
Локацияләр эше 9:00 сәгатьтән планлаштырыла.
Яшьләр үзәге. Анда район мәдәният йорты көче белән районның иҗат коллективлары концерты, шулай ук «фронт» боткасын авыз итү булачак.

Ленин урамында яшүсмерләр клублары мастер-класслар үткәрәчәк, ә һөнәрчеләр үз эшләнмәләренең күргәзмә-сатуын тәкъдим итәчәк.
Ленин мәйданында «Арт-Сабантуй» проекты оештырылачак. Бу «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән оештырылган күргәзмә проекты. Быелның темасы — «Россиянең мәдәни коды: тарих һәм хәзерге заман». Конкурска Россиянең 15 төбәгеннән 30 әсәр сайлап алынган.
Драма театры каршында гастрономия ярминкәсе оештырылачак.
Драмтеатр артында «Геройлар көннәре» интерактив экспозициясе эшләячәк — махсус хәрби операциядә катнашучылар турында фотокүргәзмә. Шунда ук тематик мастер-класслар һәм «Фронт концерты» балалар иҗаты фестивале узачак.
Ленин урамы, 41 нче йортта кул эшләнмәләре күргәзмә-сату һәм һөнәрчеләрдән мастер-класслар узачак.
Муса Җәлил һәйкәле янында музыка мәктәпләре көче белән концерт планлаштырыла, аннары Ленин урамында сәнгать мәктәпләренең мастер-класслары оештырылачак.
Алга таба туган якны өйрәнү музееның һәм районның башка музейларының фотозоналары урнаштырылачак.

Моннан тыш, понида йөрүне оештыру планлаштырыла, ә спорт буенча идарә тарафыннан «Нелегкий путь бойца» интерактив программасы белән спорт-гамәли секторы эшләячәк.
«Каракүз» скверында «Татнефть» хәйрия фонды көче белән концерт мәйданчыгы, күргәзмә һәм кыр кухнясы эшләячәк.
Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында 18:00 - 19:30 сәгатьтә Татарстан Республикасының популяр артистлары концерты була.

Ленин мәйданы-үзәк сәхнә
Ленин мәйданында 10:00 сәгатьтән Җиңү Парадының турыдан-туры трансляциясе Кызыл мәйданнан башлана. Аннары безнең үзебезнең тантаналы парад узачак.
Парадта мәктәп укучылары һәм студентлар гына түгел, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары да катнашачак. Болар МХО катнашучылары, запастагы офицерлар, казаклар, десантчылар, «Сугышчан туганлык» вәкилләре.
Бәйрәм салюты булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia