Профсоюз оешмаларының Координация советы рәисе Марсель Бикморатов котлавы
Хөрмәтле Әлмәт шәһәре халкы һәм кунаклары!
Сезне Әлмәт муниципаль районы профсоюз оешмаларының Координация советы исеменнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Халыкара хезмәт ияләренең теләктәшлек көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Бу якты язгы бәйрәм — бердәмлек, бергәлек һәм үзенең фидакарь хезмәте белән шәһәребезнең, республикабызның һәм илебезнең якты киләчәген төзүче һәркемгә карата олы хөрмәт билгесе.
Хезмәт ветераннарына кайнар рәхмәтебезне белдерәбез!
Бу бәйрәм көне сезнең йортларыгызга шатлык-куанычлар, күтәренке рух һәм иртәгәсе көнгә ныклы ышаныч алып килсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, Әлмәт шәһәре һәм бөтен республикабыз игелеге юлындагы барлык башлангычларыгызда яңа уңышлар телим! Сезнең хезмәтегез һәрчак соралган булсын, лаеклы бәяләнсен, хөрмәт һәм танылу китерсен.
Ихтирам белән
Профсоюз оешмаларының Координация советы рәисе
Марсель Бикморатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia