Әлмәттә бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабында 256 кеше катнашты
Әлмәттә «Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узды: 28 эш бирүче тәкъдим иткән 274 вакансиягә 265 кеше гариза бирде, 42 катнашучы исә оффер яки әңгәмәнең икенче этабына чакыруны шунда ук алды.
Әлмәттә бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабында 256 кеше катнашты
Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Мөмкинлекләр вакыты» вакансияләр ярминкәсенең масштаблы төбәк этабы узды. Бу нәтиҗәле очрашулар, турыдан-туры диалоглар һәм эш турында реаль тәкъдимнәр көне иде.
Нәтиҗәләр саннарда:
• Яңа карьера юлларын эзләп, чарага 265 кеше килде.
• Шәһәрнең 28 алдынгы эш бирүчесе үз компанияләрен тәкъдим итте.
• 274 вакансия бер мәйданчыкта эш эзләүчеләр өчен ачык иде.
• 42 кеше офферлар яки әңгәмәнең икенче этабына чакыруларны урында ук алды!
Чара 5 тематик мәйданчыкта узды. «Социаль навигатор» га — МХО катнашучылары һәм инвалидлар өчен консультацияләр зонасына, шулай ук «Ачык сайлап алу»га аерым игътибар бирелде, анда кандидатлар шәһәрнең иң яхшы компанияләренең HR-менеджерлары белән аралашты.
Киләсе вакансияләр ярминкәсе 2026 елның июнендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia