Әлмәттә аңа капиталы сертификатларын тапшырдылар
Икенче балалары туган алты гаилә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар алды.
Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә зур вакыйга булды. Икенче балалары туган алты гаилә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар алды. Гаилә ЗАГСта туа дип санала. Аларның гаилә тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсе безнең учреждение белән бәйле, биредә алар өйләнешкәннәр, монда балалар туу теркәлгән.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Егоровна Әфләтунова гаиләләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Роза Егоровна үзенең чыгышында бала туу – тормышны яхшы якка үзгәртә торган чын могҗиза, дип билгеләп үтте.
ЗАГС идарәсе җитәкчесе Зөбәерова Илсөя Минияр кызы, Әлмәт муниципаль районында социаль фонд бүлегенең клиент хезмәте җитәкчесе Якупова Фая Атлас кызы, Әлмәт татар хатын – кызлары бүлеге җитәкчесе Ак калфак Җиһаншина Сиринә, Р.Фәхреддин исемендәге мемориаль музей директоры Гыймранова Диләрә гаиләләрне котладылар. Композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Роберт Андреев башкаруындагы җырлар бәйрәмгә тантаналы төсмер бирде.
Чараның кульминациясе талантлы солистка Раилә Маннанованың чыгышы булды, ул халык җырын башкарды. Чарада катнашучылар соңгы куплетны хор белән башкардылар.
«Гаилә бишеге» күргәзмәсендә уннан артык борынгы бишек, борынгы сөлгеләр, уенчыклар күрсәтелде, алар бүгенге көндә районыбыз балалар учреждениеләрендә сакланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia