Дүрт әлмәтле талпан кадалудан зыян күргән
Татарстанда яз башыннан 35 кеше талпан кадалганнан соң табибларга мөрәҗәгать иткән.
Дүрт әлмәтле талпан кадалудан зыян күргән
Әлмәт районында дүрт талпан кадалуы теркәлгән. Бу хакта ТР Роспотребнадзоры хәбәр итә. Татарстанда яз башыннан 35 кеше талпан кадалганнан соң табибларга мөрәҗәгать иткән, шуларның 7се — балалар.
Зыян күрүчеләр Казанда, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында күбрәк. Тикшеренүләр алынган талпаннарда куркыныч инфекцияләр булмавын күрсәткән. Быел республикада 2500 гектар мәйданда паркларны, скверларны һәм ял итү зоналарын талпаннардан эшкәртү планлаштырыла.
Роспотребнадзор яклау чаралары турында искә төшерә: ачык төстәге ябык кием кияргә, репеллентлар кулланырга, үзеңне һәм йорт хайваннарын даими карарга. Талпан кадалсп, табибка мөрәҗәгать итеп, паразитны анализга тапшырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia