Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Куркаклыкмы, әллә битарафлыкмы?

«Ашамлыклар» бетеп «Продукты»лар гына да калырга мөмкин

Бөек Тукаебыз тууга 140 ел дип шаулашкан көннәрдә мәктәпләрдән кысырыклап чыгарылган туган телебез элмә такталардан да юкка чыгарга мөмкин. 
Дүшәмбе киңәшмәсендә «Үсеш департаменты» вәкиле шәһәр урам-нарында төрле оешмаларга куелган такталарның нинди форматта, нинди стандартларга туры китереп эшләнгән булырга тиешлеге хакында шактый күләмле, әтрафлы чыгыш ясады. 
2026 елның 1 мартыннан Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 нче «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына 2025 елның 24 июнендәге «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 168 нче Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.
Хәзер кибет, сәүдә, көнкүреш һәм башка төр хезмәт күрсәтү оешмаларының исемнәре һәм барлык элмә такталар рус телендә язылган булырга тиеш. Чит ил сүзләре бары тик ике очракта гына рөхсәт ителә: әгәр бу рәсми теркәлгән товар билгесе (бренд) булса яки чит ил тексты рус телен кабатласа, шрифты һәм үлчәме тәңгәл булу да мөһим.
Гәрчә чыгыш ясаучы үзе татар телендә «хәерле көн» дип әйтсә дә, Татарстанда татар телен кая «куярга» икәнлеге турында бер генә сүз дә әйтмәде. И көрәшкән булдык, и тикшергән булдык, яздык, әләкләдек, бүләкләр бирдек... Күпме тырышканнар сабын куыгы кебек шартлап юкка чыгармы икән? Болай булырга тиеш түгел бит инде бу. Тик, Әлмәт автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Фидаил Хәернасовны гына борчыды әлеге мәсьәлә. Кулларында власть, мөһер, акча булган бер генә татар түрә дә, бер генә депутат та «Татарстанда татар телендә язарга ярамыймыни хәзер?» дип үз фикерен белдерергә батырчылык итмәде. Бу куркаклыкмы, әллә битарафлыкмы? 

Шулай да, Фидаил әфәнденең соравы җавапсыз калмады. Эш сәгатьләрен, кабул итү вакытларын күрсәткән , якын килеп карагач кына күренә торган вак язулар ике телдә язылырга тиешле. Ә менә элмә такталарның әллә кайдан кычкырып тора торган зур хәрефле исемнәрен ике телдә язу мәҗбүри түгел. Хуҗаның үз ихтыярына куелган. Димәк, биналарга эленгән «Даруханә», «Ашамлыклар» кебек инде күнеккән, гадәти исемнәрнең дә юкка чыгу ихтималы бар әле.
 
Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса