Әлмәттә уку һәм эш мөмкинлекләре
Әлмәт яшьләре бүген сорау алдында торалар.
Ел саен мәктәпне тәмамлаучылар бер үк сорау алдында кала: туган шәһәрдә калыргамы, әллә зуррак мөмкинлекләр эзләп китәргәме? Бу сорауга җавап һәрвакытта да җиңел табылмый.
Әлмәт — ул бары тик сәнәгать үзәге генә түгел, ә үз юлларын нәкъ менә шушы шәһәрдә башлап, зур уңышларга ирешкән спортчылар, артистлар, җитәкчеләр һәм белгечләр тәрбияләгән урын да. Җирле уку йортларын тәмамлаучылар дөнья чемпионнарына әве-релә, әйдәп баручы югары уку йортлары укытучылары һәм зур предприятиеләрнең җитәкчеләре булып эшли. Әйтергә кирәк, шәһәрдә үсеш өчен барлык шартлар да бар.
Әмма, ни өчендер, яшьләрнең бер өлеше барыбер башка шәһәрләргә китү ягын карый.
Үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, рес-пондентларның күпчелеге бүгенге көндә шәһәрдә белем ала. Сораштырганнарның 56% китү мөмкинлеген карый яки бу хакта уйлана, 33% үзебездә калуны өстен күрә, ә 11% әлегә төгәл әйтә алмый.
Сайлауның сәбәпләре төрле. Кайберәүләр туган шәһәргә бәйлелекне һәм уңайлылыкны билгели: «миңа монда ошый», «барысы да канәгатьләндерә» диләр алар. Икенчеләре, кире-сенчә, күбрәк мөмкинлекләр һәм тәҗрибә алу өчен зур шәһәрләргә китү турында уйлый. Кайбер очракларда исә калу карары гамәли кыенлыклар белән бәйле — мәсәлән, башка шәһәрдә торак табу мәсьәләсе белән.
Шулай да Әлмәт яшьләр өчен шактый киң белем алу мөмкинлекләре тәкъдим итә. Шәһәрдә югары уку йортларыннан тыш, 6 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли: медицина, һөнәри, музыка, физик культура көллиятләре, политехник һәм сәүдә-икътисад техникумнары. Алар төрле өлкәләр өчен белгечләр әзерли. Аерым уку йортларында студентлар саны хәтта меңнән артык. Мәсәлән, медицина көллиятендә 1000нән артык студент белем ала, һөнәри көллияттә дә меңгә якын укучы укый. Бу шәһәрдә урта һөнәри белем бирү системасының үскән һәм ихтыяҗлы булуын күрсәтә.
Мөмкинлекләр булса да, яшьләрнең бер өлеше һаман да күбрәк перспективалар эзләп зур шәһәрләргә юнәлә. Әлмәттә яшьләр өчен мөмкинлекләрне бәяләү гомумән алганда уртача уңай: сораштырылганнарның 67% шартлар җитәрлек дип саный, әмма 33% киресенчә фикердә. «Шәһәрдә нәрсә җитми?» дигән сорауга, яшьләр еш кына үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләрен атыйлар. Ирекле графиклы эш урыннары, яшьләр оешмалары үсеше, шулай ук шәһәр инфраструктурасын яхшырту, диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia