Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә талпан кадалуның беренче очраклары теркәлгән-ике кеше зыян күргән

Белгечләр кисәтә: талпаннарның активлык сезоны гадәттәгедән иртәрәк башланды, димәк, кешеләр һәм хайваннар өчен куркыныч инде зур.

Әлмәттә талпан кадалуның беренче очраклары теркәлгән-ике кеше зыян күргән

Әлмәт районында талпан кадалуның беренче очраклары теркәлгән — ике кеше зыян күргән. Белгечләр кисәтә: талпаннарның активлык сезоны гадәттәгедән иртәрәк башланды, димәк, кешеләр һәм хайваннар өчен куркыныч инде зур. 

Җылы килү белән саф һавада йөрүләр ешрак була башлый. Әмма яз белән бергә талпаннар да уяна. Әлегә шәһәр парклары һәм скверлары эшкәртелмәгән - дезинфекция өмәләрдән соң гына башланачак — бөҗәкләр үләннәрдә һәм куакларда актив тарала.

Куркыныч зонасында кешеләр генә түгел, йорт хайваннары да бар. Эт һәм мәче хуҗалары инде хәзер үк яклау чаралары күрә. Иң кулай ысулларның берсе-махсус спрейлар, тамчылар һәм дарулар. Әмма, белгечләр билгеләп үткәнчә, комплекслы саклану яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса