Әлмәтлеләргә чүп-чарны ничек дөрес утильләштерү турында сөйләделәр
Штраф алмас һәм чисталыкны саклар өчен, язын чүп-чарны дөрес утильләштерергә кирәк. .
Әлмәтлеләргә чүп-чарны ничек дөрес утильләштерергә һәм штраф алмаска кирәклеге турында сөйләделәр
Штраф алмас һәм чисталыкны саклар өчен, язын чүп-чарны дөрес утильләштерергә кирәк. Калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган: гражданнар өчен — 2 000 сумнан башлана, оешмалар өчен — 200 000 сумга кадәр.
Төрле чүп-чар белән нишләргә?
· Үсемлек калдыклары: яндырырга яки компостлаштырырга.
· Төзелеш чүп-чарын: лицензияле компания аша гына чыгарырга.
· Зур габаритлы әйберләрне (диваннар, обойлар): зур габариты чүпләр өчен махсус мәйданчыкта калдырырга. Әгәр ул юк икән-контейнер янында (шәһәрдә) пөхтә итеп җыярга яки җирлек башлыгы аша (авылда) алып китәргә заказ бирергә.
Чүп-чарны чыгару мәсьәләләрен «Гринта» төбәк операторы +79871720803 телефоны буенча кабул итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia