Әлмәттә Татарстан прокуроры урынбасары катнашында гражданнарны кабул итү узды
Кабул итүдә 40 кеше катнашты.
Әлмәттә Татарстан прокуроры урынбасары катнашында гражданнарны кабул итү узды
Татарстан прокуроры урынбасары Зафар Мәхмүдов Әлмәттә гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә 40 кеше катнашты.
Халык торак-коммуналь хуҗалык, хезмәт хакы түләнмәү, юлларның торышы, полиция, тикшерү органнары һәм суд приставлары эше мәсьәләләрен күтәрде, шулай ук судка мөрәҗәгать итүдә ярдәм сорады.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар бирелде, мөрәҗәгатьләрне карау контрольгә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia