Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында иминлек кагыйдәләрен искәрттеләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе халыкка пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы арткан вакытта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мөһим киңәшләр бирде.

Һава куркынычы игълан ителгән очракта, иң элек куркынычсыз урын эзләргә кирәк. Бина эчендә булганда, лифт белән файдаланмыйча, подвалга, паркингка яки җир асты кичүенә төшү иң яхшысы. Әгәр фатирдан чыгып китә алмасагыз, тәрәзәләрдән еракта, мәсәлән, ванна бүлмәсендә яки коридорда, терәк стеналар арасында идәнгә утырып көтәргә ярый.

Урамда яки ачык мәйданда пилотсыз очкыч күренсә, аңа туры карамаска һәм тизрәк яшеренергә тырышыгыз. Җиргә төшкән дрон калдыкларына кагылу катгый тыела. Шулай ук очкыч янында мобиль телефон, рация яки GPS җайланмаларын кулланудан сакланыгыз – радиосигналлар шартлауга китерергә мөмкин.

Әгәр сез дронны яки аның кисәкләрен күрсәгез, бу хакта «112» номерына шалтыратып яки полициягә хәбәр итегез. Фото һәм видеоларны социаль челтәрләрдә уртаклашу тыела, чөнки бу дошманга һөҗүмне төзәтергә ярдәм итәргә мөмкин. Тикшерелмәгән мәгълүматны да таратмаска кирәк. Вакытында кисәтүләр алу өчен МЧСның махсус мобиль кушымтасын урнаштырырга кирәк.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасын йөкләгез, бу пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы якынлашу һәм башка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләрне шунда ук алырга булыша.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса