Әлмәттә Фәрит Мөхәммәтшин Әнәс Гыйматдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады
Әлмәттә Әнәс Гыйматдиновны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Әлмәттә Фәрит Мөхәммәтшин Әнәс Гыйматдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татнефть» генераль директорының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча элеккеге урынбасары Әнәс Гыйматдиновны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Атказанган нефтьче үзенең 90 яшьлек юбилеен гаиләсе белән каршылады. Әнәс Кыям улы һәм аның хатыны Тәнзилә Бакировна өч бала үстергәннәр, хәзер оныклар тәрбиялиләр.
Татарстан нефть ветеранын Татарстан Республикасы Рәисенең нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов котладылар.
Гүзәл Хәбетдинова Әнәс Гыйматдиновның Әлмәтне торгызуга керткән зур өлешен билгеләп үтте. Ул эшләгән елларда шәһәрнең эре предприятиеләре – «Радиоприбор» заводы, Әлмәт электр насослары заводы, торба заводы, оек фабрикасы һәм башкалар, шулай ук социаль һәм мәдәни объектлар төзелә. Аның вакытында 3 нче микрорайон төзелеше дә башлана.
"Сезне игелекле эшләрегез өчен чын күңелдән бәялиләр һәм яраталар. Без сезнең белән һәм сезнең хезмәт батырлыгыгыз белән горурланабыз", – дип ассызыклады Гүзәл Хәбетдинова юбилярга ныклы сәламәтлек һәм якыннары арасында озын гомер теләп.
Әнәс Гыйматдинов 1936 елның 4 февралендә туган. Чирмешән урта мәктәбен тәмамлагач, ул нефтьче булырга тели, ләкин иң яхшы укучыларның берсе буларак, аны туган авылы Туймәттә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләвен сорыйлар. Армиядә хезмәт иткәннән соң егет Әлмәт бораулау кадрлары мәктәбенә укырга керә. Студент чагында ук аны "Алькеевнефть" оешмасына эшкә алалар.
Аннары Гыйматдинов Мәскәүнең Губкин исемендәге Нефть һәм газ институтының (татар филиалы) кичке факультетын тәмамлап, «Әлмәтнефть» нефть-газ идарәсенә күчә. Автоматизация участогы башлыгы вазифасыннан аны КПСС горкомына эшкә чакырганнар. Башта ул инструктор, аннары бүлек мөдире булып эшли, соңрак икенче сәркатип була. Сигез ел ТАССРның Әлмәт районында нефть тармагы үсешен күзәтә.
1978 елда Әнәс Гыйматдинов «Татнефть» берләшмәсе генераль директорының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп билгеләнә. Бу вазифада ул 21 ел эшли, хезмәткәрләрне торак һәм балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү, балалар ялын оештыру, хезмәт династияләрен үстерү һәм яңа нефть-газ чыгару учреждениеләре өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләрен хәл итә.
Әнәс Гыйматдинов-ТР Әлмәт районының Мактаулы гражданины (2023 елдан), СССР нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Россия Энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, «Татнефть»компаниясенең мактаулы нефтьчесе.
https://www.tatar-inform.ru/news/farid-muxametsin-pozdravil-anyasa-gimatdinova-s-90-letiem-6015832
Фото: ТР дәүләт советы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia