Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә администрация һәм шәһәр хезмәтләрендә эшләүчеләр өмәгә чыкты

Әлмәттә кар белән көрәш дәвам итә.

Әлмәттә администрация һәм шәһәр хезмәтләрендә эшләүчеләр өмәгә чыкты


Төшке аш вакытында Әлмәт администрациясе командасы Гагарин урамын кардан чистартуда катнашты.

Бу инициативага муниципаль предприятиеләр, мәгариф учреждениеләре, шулай ук төрле шәһәр хезмәтләре хезмәткәрләре дә актив кушылды. Уртак көчләр белән тротуарлар, административ биналарга, поликлиникаларга, мәктәпләргә һәм башка җәмәгать урыннарына керү юллары чистартылды.

Соңгы көннәрдә шәһәрдә айлык явым-төшем нормасы яуды. Коммуналь хезмәтләр тәүлек буе эшли, әмма кар шулкадәр күп булганда һәркемнең ярдәме кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса