Әлмәттә туган бу елның беренче сабыен хастаханәдән чыгардылар.
ЗАГС белгечләре 2026 елда Әлмәттә туган беренче сабыйны теркәү тантанасында катнаштылар.
Малай 01 гыйнварда 4 сәгать 15 минутта дөньяга килә. Яңа туган баланың авырлыгы – 3800 гр., буе-55 см. Бу Шумилиннар гаиләсендә өченче бала.
Бәхетле әти-әниләр улларына Матвей исемен кушалар. Баланың әнисе-Шумилина Анастасия Эдуардовна ЗАГС идарәсе белгече дә икән.