Быел 50 меңнән артык әлмәтле диспансеризация узган
Әлмәттә түләүсез диспансерлаштыру программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Быел 50 меңнән артык әлмәтле диспансеризация узган
Әлмәттә түләүсез диспансерлаштыру программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Районның сәламәтлек саклау идарәсендә сөйләүләренчә, ел башыннан бирле 54 мең кеше тикшеренү узган инде.
Табиблар беренче тапкыр 1670 пациентның төрле авыруларын ачыклаган. Еш кына йөрәк-кан тамырлары, эндокрин һәм онкологик авырулар, шулай ук ашкайнату һәм сулыш системалары проблемалары табылган.
Программа «Актив озак яшәү» милли проекты кысаларында эшли һәм халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia