Әлмәттә илебез каһарманнарына багышланган митинг узачак
Әлмәттә ватан геройларын искә алачаклар.
Әлмәттә илебез каһарманнарына багышланган митинг узачак
Иртәгә, 9 декабрьдә, Әлмәттә Ватан Геройлары көненә багышланган истәлекле митинг уза. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара шәһәр паркындагы Мәңгелек ут янында 10:00 сәгатьтә башланачак.
Бу көнне россиялеләр Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларына хөрмәт күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia