Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтле Диана Маслахова Россиянең топ-50 «Авыл лидерлары» исемлегенә керде

Әлмәттән Диана Маслахова Мәскәүдә җиңү яулады.

Әлмәтле Диана Маслахова Россиянең топ-50 "Авыл лидерлары" исемлегенә керде

Мәскәүдә яшь идарәчеләрнең «Авыл лидерлары» бөтенроссия конкурсы тәмамланды.
Россия авыл яшьләре берлеге һәм яшьләр эшләре буенча федераль агентлык химаясендә, «Авыл өчен кадрлар» масштаблы программасы кысаларында, конкурс илнең төрле почмакларыннан бик күп талантлы катнашучыларны җыйды.
Барлыгы шаккатыргыч 16 544 заявка бирелде, катгый сайлап алу этабын узып, финалга иң яхшылар чыкты — 150 кандидат, бары тик 50се генә җиңүче исемен алды.
Аерым котлауларга Безнең төбәк вәкиле — Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәренең яшьләр эшләре идарәсенең «яшүсмерләр үзәге» мөдире Маслахова Диана Радиковна лаек булды, ул конкурс лауреатлары исемлегенә керде һәм җиңүче дигән мактаулы исем алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса