Әлмәт политехника техникумы «Зур үзгәреш – 2025» проекты җиңүчесе статусын кабат раслады
21 ноябрьдә Түбән Новгородта «Беренчеләр хәрәкәте»нең төп флагман проекты – «Зур үзгәреш-2025»нең 6 сезонына нәтиҗә ясалды.
Бу – талантлы, энергияле һәм үз тирәсендәге дөньяны үзгәртергә омтылучы яшь буынның иң яхшы вәкилләрен ачыклау өчен булдырылган бөтенроссия инициативасы. Сезонның төп темасы – «Хыялдан казанышларга».
Алты сезон эчендә «Зур үзгәреш» конкурсы җиде миллионнан артык катнашучыны колачлады, яшь талантларның потенци-алын ачу мәйданчыгына әверелде. Әлмәт политехника техникумы студентларының даими рәвештә алдынгы урыннарны яулавы, искиткеч нәтиҗәләр күрсәтүләре һәм сәләтләренең бөтен спектрын ачулары аеруча горурлык уята. Бу сезон да искәрмә булмады.
Биш көн дәвамында Россиянең 63 төбәгендәге көллият һәм техникумнарыннан килгән иң талантлы һәм максатчан 600 студент бай гыйльми программа үзләштерде, кейслар чиште, мастер-классларда катнашты һәм команда барлыкка китерүче тренинглар үтте. Әлмәт политехника техникумының ун студенты лаеклы нәтиҗә күрсәтеп, 2,4 миллион сум акча яулады. Барлыгы – 3 җиңүче, 7 призер. Бу акчаларны яшьләр укуга яки үз проектын эшләтеп җибәрүгә юнәлтә ала.
Шунысы куанычлы, тәрбия-ләнүчеләребез техникум казаныш-лары копилкасын чираттагы мәртәбә тулыландырдылар. Әлбәттә, бу тәҗрибәле остаз-укытучылар Л.В. Борзилова һәм К.А. Рахуба (тарих укытучылары), В.С. Чеснокова һәм А.Ф. Сабированың (мәгълүмати системалар укытучылары) тырыш хезмәте. Җиңүчеләр һәм призерлар әзерләүгә алар зур өлеш керттеләр.
Әлмәт политехника техникумының «КлабMedia» проектының ко-манда трегында катнашуы аеру-ча игътибарга лаек. Ул Россия Федерациясенең иң яхшы 20 мәгариф оешмасы исемлегенә кергән.
Сер түгел, җиңүгә техникумда булдырылган заманча укыту шартлары һәм директор Илдар Рәис улы Баһманов җитәкчелегендәге дөрес стратегик курс нәтиҗәсендә ирешелде.
Чыннан да, «Зур үзгәреш» талантларга урын булган һәм хыяллар тормышка аша торган мәйданчык.
Анна Фәтхуллина,
ӘПТ методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia