Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Әминов урамындагы магистраль суүткәргечне алыштыру эшләре бара

Әлмәттә магистраль суүткәргечне алыштыру буенча эшләр башланды.

«Әлмәт-Водоканал» АҖ хезмәткәрләре  Әминов урамындагы магистраль суүткәргечне этаплап яңа линиягә күчерәләр.

1 чакрым озынлыктагы суүткәргеч — Шевченко урамыннан Гафиатуллин урамына кадәр - «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы кысаларында реконструкцияләнә. Финанслауның гомуми күләме 112 миллион сумнан артык.

Яңартылган суүткәргеч су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшыртырга, авария хәлләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

2025 елга бүлеп бирелгән акчаларны нәтиҗәле үзләштерү нәтиҗәсендә 2026 елга планлаштырылган проектларның бер өлешен хәзер үк башлап җибәрергә мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса