Әлмәттә яңа кадрлар билгеләнеше
Әлмәт айон башлыгы Гүзәл Хәбетдинова киңәйтелгән планеркада яңа кадрлар карары турында игълан итте.
Әлмәттә яңа кадрлар билгеләнеше
Әлмәт айон башлыгы Гүзәл Хәбетдинова киңәйтелгән планеркада яңа кадрлар карары турында игълан итте: Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм сәнәгать идарәсенең икътисадый анализ бүлеге җитәкчесе итеп Шириева Ләйсән Сиреневна билгеләнде.
Ләйсән Сиреневна 2013 елдан бирле район хакимияте структурасында эшли һәм икътисадый анализ һәм идарә өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия. Аның һөнәри юлы һәм компетенциясе стратегик аналитик бүлекчә җитәкчесенә куела торган югары таләпләргә туры килә.
"Ләйсән Сиреневнаның һөнәри тәҗрибәсе һәм белеме эшебезнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә зур өлеш кертер дип ышанам. Аңа яңа җаваплы урынында уңышлар телим", - дип ассызыклады Гүзәл Хәбетдинова, кадрлар карарын игълан итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia