Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт «Ветеран» үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүен дәвам итә

Кышкы чорда махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз окоп шәмнәрен күпләп сорап хәбәр юллыйлар. Алгы сызыктагы егетләребез аларга аеруча мохтаҗ.

Кышкы чорда МХО зонасындагы якташларыбыз окоп шәмнәрен күпләп сорап хәбәр юллыйлар. Алгы сызыктагы егетләребез аларга аеруча мохтаҗ.  «Ветеран»  үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларга бу уңайдан актив ярдәм күрсәтүен дәвам итә. 

Шушы көннәрдә үзәк хезмәткәр-ләре МХО да катнашучыларга окоп шәмнәре ясау өчен «Ассоль» штабы волонтеры Дмитриев Михаилга калай банкаларның чираттагы партиясен тапшырдылар. Әлеге блиндаж шәмнәрен ясау солдатларны кыр шартларында кирәкле җылылык һәм яктылык чыганагы белән тәэмин итүнең гади, ләкин үтә нәтиҗәле ысулы булып тора. Алар 6 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр өзлексез янарга мөмкин,  кыр шартларында азыкны кайнар килеш тоту яки әзерләү өчен кулай.  Аны сүндерергә һәм яңадан янды-рып җибәрергә була. Ул җилдән курыкмый, чөнки аның фитиле түгел, ә банканың эчлеге яна. Тагын бер мөһим ягы – мондый шәмнәр төтенләми.

Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренмәячәк

– Без калай банкалар җыюны дәвам итәбез һәм битараф булмаган барлык кешеләрне дә безгә кушылырга чакырабыз, егетләребез кайгыртуга мохтаҗ, – ди үзәк фидакарьләре.

Үзәктә социаль хезмәтләр алучылар үзләре белән алып килгән калай банкаларын бинаның беренче каты холлында урнаштырылган  махсус  тартмада калдыра алалар. Игелекле гамәлгә кушылырга теләгән әлмәтлеләр калай банкаларны каравыл постына тапшыра алалар. Игелекле эшкә бергә кушылыйк, солдатларыбыз җылыга мохтаҗ-лык кичермәсен.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса