Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында урамнарны яктыртуны үстерү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

Күп балалы гаиләләр яши торган РТС микрорайонында яктырту челтәрләрен төзү дәвам итә, Вахтова урамында эшлиләр.

Әлмәт районында урамнарны яктыртуны үстерү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә


Күп балалы гаиләләр яши торган РТС микрорайонында яктырту челтәрләрен төзү дәвам итә, Вахтова урамында эшлиләр.

Урсала микрорайонында да зур күләмдә эшләр планлаштырылган. Монда Кырлай, Ромашкин, Сәет Камалетдинов һәм Знания урамнары яктыртылачак.

Моннан тыш, Түбән Мактама бистәсендә дүрт участокта линияләр төзү планлаштырыла — Спорт, Халыклар дуслыгы урамнарында һәм  Некрасов урамыннан Спорт урамына кадәр.

Яктырту терәкләрен монтажлау, электр челтәрләрен салу һәм светодиод җайланмаларын урнаштыруны "Светсервис" эшчеләре башкара. Барлык эшләрне 2025 ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.

Проектны гамәлгә ашыру Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән мөмкин булды. Агымдагы елда урамнарны яктырту челтәрләрен төзү өчен җирле бюджеттан 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса