Туган көнең белән, Әлмәт
Әлмәт – Татарстанның нефть башкаласы, матур, төзек, бай тарихлы кала
3 ноябрь көнне ул кабат үзенең туган көнен билгеләп узды.
1953 елдан башлап Әлмәт тиз темплар белән үсеш алып, бүген республиканың иң төзек һәм чәчәк атучы шәһәрләренең берсе булып тора. Аның тарихы төрле елларда киләчәк үсеше өчен ышанычлы нигез салган меңләгән кеше язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән.
Заманча объектлар, яңа форматтагы бизәлеш, алдынгы технологияләр, стиль төрлелеге - болар барысы шәһәребез халкына һәм кунакларга уңайлы шартлар, хезмәт һәм ял мөмкинлекләре булсын өчен эшләнә. Шуңа да кунаклар нефтьчеләр башкаласын яратып китәләр, соклануларын яшермиләр. Социаль челтәрләрдәге язмаларга караганда, кунакларны аеруча шәһәребезнең табигый матурлыгы җәлеп итә. Заманында аны «кечкенә Швейцария» дип тә атап йөртәләр иде әле.
2025 елда гына да күпме төзекләндерү эшләре башкарылды! Калабызда яңа, заманча объектларның барлыкка килүе шәһәребезнең киләчәге ышанычлы һәм тотрыклы булуын дәлилли. Яңа буын әлмәтлеләрне үстерү өчен дә күп мөмкинлекләр ачылуы – зур куаныч.
Быел Әлмәттә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендәге иң масштаблы һәм технологик яктан алдынгы перинаталь үзәкләрнең берсе төзелде. Бу, һичшиксез, зур вакыйга булды. Бу бит гади генә бина түгел - ул киләчәк туа торган изге урын. Яңа медицина комплексы диагностика һәм дәвалау өчен заманча җайланмалар белән җиһазландырылган 8 катлы бинадан гыйбарәт. Биредә ярдәмнең барлык юнәлешләре берләштерелгән: консультация, диагностика, акушерлык һәм педиатрия, бу пациентларга бер урында медицина хезмәтләренең тулы спектрын алырга мөмкинлек бирә. Учреждение бер үк вакытта 160 тан артык хатын-кызга һәм 85 балага исәпләнгән. Монда елына 3500 бала табу планлаштырыла. Биредә 144 яңа эш урыны булдырылган.
Шәһәр сусаклагычы исә бүгенге көндә әлмәтлеләрнең иң яраткан урынына әверелде. Биредә хәзер ял итәргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә зур мөмкинлекләр ачылды. Биредә җәяүлеләр һәм велосипед маршрутлары, күпер астында амфитеатр, SUP һәм балык тоту өчен пирслар, балалар мәйданчыгы һәм барбекю өчен зоналар булдырылды. Табигый рельефны исәпкә алып яшелләндерү үткәрелде: тал, миләш һәм алмагачлар утыртылды.
Быел тагын бер объект - Герцен урамындагы 94 нче йорт каршысы заманча үзгәреш кичерде. Яңартылган территориядә брусчаткадан җәяүлеләр юлы ясалып, халыкка уңайлы булсын өчен яңа эскәмияләр һәм урналар да урнаштырылды. Территорияне үзгәртеп коруның соңгы этабы яшелләндерү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia