Әлмәт республикада беренче
Калабыз Әлмәт үзенең туган көне алдыннан зур бүләккә ия булды – «Иң төзек торак пункт» бәйгесенең «Торак пунктлар» номинациясендә беренче урынны алды.
Әлмәт республикада беренче
Калабыз үзенең туган көне алдыннан зур бүләккә ия булды – «Иң төзек торак пункт» бәйгесенең «Торак пунктлар» номинациясендә беренче урынны алды.
Җиңүчеләр арасында Әл-мәтнең «Жилбытсервис» җәмгыяте дә бар. Әлеге оешма республиканың идарәче компанияләре арасында иң яхшысы дип табылган. Әлеге уңайдан бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узды.
– Конкурсның максаты – ел дәвамында торак-коммуналь хуҗалык тармагын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән торак пунктларны билгеләү. Бәйгедә төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге күрсәткечләр каралды, шул исәптән җирлекнең экологик торышы бәяләнде, каты көнкүреш калдыклары полигоннарының булуы, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча эшләрнең ни дәрәҗәдә уңышлы башкарылганы исәпкә алынды, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин. Ул җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды.
Әлмәтнең республикакүләм бәйгедә җиңү яулавында, һичшиксез, биредә яшәүче тырыш һәм фидакарь хезмәт ияләренең, нефтьчеләрнең керткән өлеше бәяләп бетергесез зур. Бу – уртак җиңү. Котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia