Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә балалар коляскасын бушлай прокатка бирәләр

Әлмәттә яңа туган балалар өчен әйберләр прокаты пункты ачылды: К.Цеткин ур., 54а (»Опека» үзәге).

Әлмәттә балалар коляскасын бушлай прокатка бирәләр

Бу ярдәм кемгә тиеш?
Әлмәттә  яңа туган балалар өчен әйберләр прокаты пункты ачылды: К.Цеткин ур., 54а ("Опека" үзәге).

Сабыйларны карау өчен әйберләрне биредә алырга мөмкин-вакытлыча килешү буенча бушлай.

Ата-аналарга трансформер коляска, балалар караваты, кышкы чана-коляскалар, ашату өчен урындык - 1,5 яшькә кадәр, ходунки - 1 яшькә кадәр, биләү өстәле - 6 айга кадәр тәкъдим итәләр.

Гаиләләрнең кайсысы ярдәмгә хокуклы:

- һөнәри белем бирү оешмаларының яисә югары белем бирү мәгариф оешмаларының 25 яшькә кадәрге көндезге бүлектә укучы студентлары; 
- 30 яшькә кадәрге күпбалалы яшь ата-аналар; 
- ялгыз ана (ялгыз әти).
Прокат сораулары буенча түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Әлмәт шәһәре, К.Цеткин ур., 54а йорт, 106 кабинет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса