Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле Әлмәт районы агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Кадерле якташлар!
Бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм!
Механизаторларга, комбайнчыларга, агрономнарга, терлекчеләргә, ветеринария табибларына, эшкәртү производстволары һәм башка һөнәрләр белгечләренә - җирдә көн саен эшләүчеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Гомерләрен авыл хезмәтенә багышлаган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең эшкә тугрылыгыгыз бөтен кешенең хөрмәтенә лаек.
Авыл хезмәтчәннәре тормышның кадерен белә, саклык белән карый һәм якты киләчәкне яклаучы бурычларын үтәүче Россияне саклаучыларга ярдәм итә, сугышчыларыбызның гаиләләре турында кайгырта белә. Өлешегез һәм ярдәмегез өчен рәхмәт.
Барыгызга да нык сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим! Өйләрдә тынычлык, муллык һәм гаилә иминлеге булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia