Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә чәчәк утырту эшләре башланды

4,5 меңнән артык күпьеллык үсемлек утыртылачак.

Әлмәттә чәчәк утырту эшләре башланды

 Чехов-Совет урамнары киселешендә төрле төрдәге күпьеллык үсемлекләр: очитки (седума), молиния һәм мәче бөтнеге утыртыла башлады. Планда 4,5 меңнән артык үсемлек утырту каралган. 

Төзекләндерү эшенә шәһәр автомобиль юллары идарәсенең тугыз хезмәткәре җәлеп ителгән. Бу тыйнак, ләкин талантлы белгечләр үсемлекләрне утырту һәм карауның бөтен нечкәлекләрен беләләр. Нәкъ менә аларның хезмәте нәтиҗәсендә чәчәк бакчалары каралган кыяфәтен саклап кала һәм шәһәр мохитенең чын бизәгенә әверелә.

Якын арада мондый композицияләр Әлмәтнең башка төп чишелешләрендә дә пәйда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса