Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районы ветераннары янына барды

Гүзәл Хәбетдинова Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен — Людмила Даниловна Березова, Николай Афанасьевич Федотов, Зоя Ивановна Евстафьева һәм Сәлимә Нәбиулла кызы Нәбиуллинаны үзе котлады.

Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районы ветераннары янына барды


Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен — Людмила Даниловна Березова, Николай Афанасьевич Федотов, Зоя Ивановна Евстафьева һәм Сәлимә Нәбиулла кызы Нәбиуллинаны үзе котлады.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән Гүзәл Хәбетдинова ветераннарга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Үзенең котлавында ул ныклы сәламәтлек, гаилә җылысы, якыннарының мәхәббәтен һәм кайгыртучанлыгы теләде.

"Безнең өлкәннәр — ул безнең таяныч һәм үрнәк. Сезне шәхсән котлау мөмкинлеге булу минем өчен зур шатлык", - диде  Гүзәл Хәбетдинова.

Ветераннарны шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев һәм район ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин котлады.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса