Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Ярминкә мәйданчыгына керү ирекле.
Бу шимбәдә, 4 октябрьдә, иртәнге 7.00 сәгатьтән Әминов урамындагы «Торговый двор» (базар) мәйданчыгында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Халыкка арзан бәядән ит, йомырка, сөт һәм сөт продуктлары, яшелчәләр, шикәр, көнбагыш мае, он һәм кондитер әйберләре тәкъдим ителәчәк.
Барлык шәһәр халкын һәм кунакларны ярминкәгә чакыралар.
Мәйданчыкка керү-ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia