Әлмәт районында төбәк юлының тагын бер участогын милли проект буенча яңарттылар
Тимер юл кичүеннән алып «Әлмәт-Лениногорск» трассасына кадәр 1,4 километр юл өслеге яңартылган.
«Татнефтедор» эшчеләре «Әлмәт - Чупай» төбәк автоюлы участогын ремонтлауны төгәлләделәр. Тимер юл кичүеннән алып "Әлмәт-Лениногорск" трассасына кадәр 1,4 километр юл өслеге яңартылган.
Иске өслекне алыштыру, яңа асфальт җәю, юл кырыйларын төзекләндерү һәм юл билгеләре салу буенча эшләр башкарылды.
Әлеге участок җәй көне «Чшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башланган ремонтның дәвамы булды. Ул вакытта Миңлебай авылы боҗрасыннан тимер юл кичүенә кадәр 1,21 километр озынлыктагы юл кисемтәсе реконструкцияләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia