Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүдә ярдәм кирәк булганда әлмәтлеләр «Кайгырту» («Опека») үзәгенә мөрәҗәгать итәләр

Ул Әлмәт җирлегендә тормыш хәлләре авыр булган гаиләләргә һәм балаларга аерым ярдәм күрсәтү, гаилә һәм балалар мәнфәгатьләрен һәм аларның законлы хокукларын тормышка ашыру турында сөйләделәр.

 

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүдә ярдәм кирәк булганда әлмәтлеләр «Кайгырту» («Опека») үзәгенә мөрәҗәгать итәләр

Әлеге учреждениенең эшчәнлеге турында узган дүшәмбе киңәшмәсендә үзәк җитәкчесе Маргарита Шәмсуллина чыгыш ясады.

Ул Әлмәт җирлегендә тормыш хәлләре авыр булган гаиләләргә һәм балаларга аерым ярдәм күрсәтү, гаилә һәм балалар мәнфәгатьләрен һәм аларның законлы хокукларын тормышка ашыру турында сөйләде.

Җитәкче хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә «Кайгырту» идарәсендә 268 ятим һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәптә тора, шуларның 220 се 217 опекун гаиләсендә яши. 48 баланы 25 гаилә тәрбиягә алган, 40 бала исә Әлмәт балалар йортында гомер кичерә. Агымдагы ел башыннан гына да ятим һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган 18 бала ачыкланган.

Ятим һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү – бу өлкәдә булган төп бурычларның берсе булып тора. Әлмәт районында фатир алуга 124 кеше чиратта тора, шуларның 96сы – яшьләре унсигезгә җиткән һәм аннан артыграк булган ятим балалар. Узган елның декабреннән 2025 елның мартына кадәр булган вакыт аралыгында шундый 64 бала фатир белән тәэмин ителгән булган инде. Алар өчен торак Казанда, Яр Чаллыда, Чистайда һәм Әлмәттә бүлеп бирелгән.

– Агымдагы елда исә 8 кеше фатир белән тәэмин ителергә тиеш иде. Хәзерге вакытта шуларның берсе Әлмәттә фатир алырга теләген белдерде һәм әлегә ул аны көтә. Тагын берсе башта фатирны Казанда алырга теләк белдергән иде, ә хәзер кире уйлаган һәм торакны Әлмәттән бүлеп бирүләрен сорады. Ирегеннән мәхрүм ителгән тагын бер кешенең шартлы вакытыннан алда азат ителүе узган елга күчерелде, ул шулай ук фатирлы булачак. Июль аенда уку йортларын тәмамлаган ике студент Яшел Үзәндә һәм Казанда торак белән тәэмин ителәчәкләр. МХОдагы бер кешегә сентябрь аенда кыска вакытлы ялга кайткач фатир ачкычлары тапшырылды. Иреге чикле урыннардан кайткан тагын бер кеше Тукай районында фатир ала. Сигезенче кеше Самарага күчеп китте, –дип аңлатма бирде Маргарита Николаевна.

Ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү – иң соңгы чиктәге чараларның берсе санала. Шулай да соңгы елда әлеге чарага дучар ителүчеләрнең саны кимүе күзәтелә. Агымдагы елда бу уңайдан 3 хөкем утырышы булып узган. Бер гаиләдәге әти белән әнинең тәрбия хокуклары чикләнгән, тагын ике гаилә башлыкларына кисәтү ясалган. Яшерен-батырын түгел, яшь буынның күпчелеге киләчәктә үзләрен әти-әни ролендә бөтенләй күрми. Алар дөньяга китергән сабыйларны башкалар тәрбиягә ала, күпчелеге балигъ булганчыга кадәр балалар йортында тәрбияләнә. Гаиләгә тәрбиягә алынган балаларның самими карашлары, ризыкның кадерен белеп кенә ашаулары, куркып кына эндәшүләре күз алдына килә дә, күңел әрнеп куя. Ничек шул сабыйларны тормыш упкынына ташлап була икән ул? Ятим баланы үз канаты астына сыендыручы, ата-ана назы бүләк итүчеләрне фәрештәләргә тиңләргә була. Коръәндә дә: «Ятимне тәрбия, ихсан кылу — ул Кыямәт көнедә газаптан имин калудыр», — диелгән. Соңгы елларда тәрбиягә бала алучылар артса да, ятимнәр саны кимеми. Димәк, җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен үстерүгә игътибар әле барыбер тиешле дәрәҗәдә түгел.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса