Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ташка баскан язма мәңгелек

Ничек кенә булмасын, кулына газета тотып уку ул инде гел икенче, җәмәгать.

Баш мөхәррир сүзе

 

Ничек кенә булмасын, кулына газета тотып уку ул инде гел икенче, җәмәгать. Ватсап, интернет әллә ни кадәр мәгълүмат бирә дисәләр дә, анда сине дә, күршеңне дә язмыйлар, язылганы да озак сакланмый. Газета исә башка. Ташка баскан язма мәңгелек.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әбүнәчеләребез! 2026 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу бара. «Әлмәт таңнары» газетасында никадәрле вакыйгалар, эш-гамәлләре белән тормышыбызны ямьләп торучы күршеләрегез, район тормышы, авыл сулышы, мобилизацияләнгән ир-егетләребезнең гаиләләре, солдатларның язмышлары, бер-беребезгә карата булган ярдәм, «телле-тешле» язмалар, «тәгәрәп киткән уйлар», ислам дине сәхифәләре яктыртыла.  Яңа проектлар, авыл җирлекләрендә укучыларыбыз белән очрашулар барыбыз өчен дә көтеп алынган мизгелләр. Сездән килгән хәбәрләр, сораулар газетабызны җанлы аралашуга этәрде. Бик күп яңа мәгълүмат, күңелгә җылылык, өмет өсти торган язмалар әзерләдек, хәсрәт-борчуларыгызны бүлештек, бер сулыш белән яшәдек. Сезне борчыган мәсьәләләрне яктыртып, фикерләрегезне җиткерү мөмкинлеге туды, билгеле бер дәрәҗәдә аларны чишү юлларын таптык.

Тамчыдан күл җыела ди халык. Һәр татар гаиләсе бер генә газетага язылса да, милләт өчен, татар матбугаты өчен нинди зур файда булыр иде. Аннан, газетабызны нигездә урта буын һәм өлкәннәр укый. Озакламый җәмәгатьчелек Өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Әти-әниләрегезне, инде лаеклы ялга чыккан ветераннарыгызны, авылдашларыгызны безнең газетабызга яздырып, аларга бүләк ясау мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз.

Узган ярты елда язылучыларга яңалары да өстәлер дип өметләнәбез.

Без һәрвакыт сезнең белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса