Татарстан тарихында икенче хатын-кыз район башлыгы булды
23-24 нче сентябрьдә Әлмәттә шәһәр һәм район Советының беренче сессиясе узды.
Төп мәсьәлә. Гүзәл Хәбетдинова рәсми рәвештә Әлмәт районы башлыгы итеп сайланды
23-24 нче сентябрьдә Әлмәттә шәһәр һәм район Советының беренче сессиясе узды.
Шәһәр Советы сессиясе эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә шәһәр башлыгын сайлау булды. Депутатлар каравына Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасы тәкъдим ителде.
Фәрит Мөхәммәтшин Гүзәл Мөдәрис кызы кандидатурасының Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплануын билгеләп үтте. Ул үз эшчәнлеге чорында Гүзәл Хәбетдинованың муници-палитет алдында торган актуаль бурычларны тирәнтен аңлавын, шулай ук үзен оста хезмәткәр, максатчан, җаваплы һәм инициативалы җитәкче буларак күрсәтүен ассызыклады. Ул Әлмәттә беренче хатын-кыз башлык Галина Грицишинаны искә төшерде һәм шуннан бирле без дә «хатын-кызларның да мөмкинлекләре һәм хокукы барлыгына, тормышның катлаулы чорында иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле булуларына ышанабыз», дип билгеләде.
–Сайлау кампаниясе әл-мәтлеләрнең гамәлдәге хаки-мияткә ярдәм итүләрен, аңа ышануларын күрсәтте, - дип ассызыклады парламент җи-тәкчесе. - Гүзәл Мөдәрисовна үзенең эшкә сәләтлелеген, кешеләр белән уртак тел таба белүен күрсәтте, аның кандидатурасын нефтьчеләр дә хуплады. Ул әлмәтлеләрнең генә түгел, тулаем республикада да тәҗрибә, абруй, хөрмәт һәм ихтирам казана. Кешеләрнең ышанычы турында Гүзәл Хәбетдинованың узган сайлауларда үз нәтиҗәсе дә сөйли – ул шәһәрдә иң югары нәтиҗә-70,22% булган 6 нчы бер мандатлы округ буенча шәһәр Советы депутаты итеп сайланды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Кванториум балалар технопаркы — Пионерлар йорты» директоры Рамил Закиров үзенең чыгышында Гүзәл Хәбетдинованың МХО зонасындагы сугышчыларга ярдәм итү юнәлешендәге эшчәнлегенә тукталды. «Ул 1232, 1233, 1234 нче, 430 нчы полкларга һәм башка подразделениеләргә бара. МХОда катнашучылар белән очрашуда Гүзәл Мөдәрисовна үтенечләрне игътибар белән тыңлый, килеп туган проблемаларны хәл итү өчен барлык кирәкле чараларны күрә һәм көрәшчеләрне ихлас кайгырта, хөрмәт белән карый», - дип өстәде "Кванториум" директоры.
Гүзәл Мөдәрис кызы РФ һәм ТР Конституцияләрен, федераль һәм республика кануннарын, район Уставын төгәл үтәргә ант итте. Ул шулай ук халыкның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен хөрмәт итәргә, сакларга һәм якларга, гражданнар татулыгына һәм икътисади потенциалны арттырырга омтылырга, үз вазифаларын намуслы башка-рырга вәгъдә бирде.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia