Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

«Ветеран» реабилитация үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган

Алар дәваланалар, төрле эчтәлектәге терапия узалар, уеннарда, мастер-классларда катнашалар, җырлыйлар, бииләр һәм төрле һөнәрләр үзләштерәләр.

 

«Ветеран» реабилитация үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

Алар дәваланалар, төрле эчтәлектәге терапия узалар, уеннарда, мастер-классларда катнашалар, җырлыйлар, бииләр һәм төрле һөнәрләр үзләштерәләр. Әле менә күптән түгел белгеч Венера Гарифуллина җитәкчелегендә борынгы технологияләр буенча көзге тематикадагы мамык уенчыклар ясауны да бик теләп үзләштерде аләр.

Тамырлары белән үткәнгә барып тоташкан бу технология соңгы елларда кабат популяр-лык казана. Социаль хезмәт алучылар көзге чорның ачык төсләренә һәм табигать бүләкләренең байлыгына рухланып мамыктан гөмбәләр ясау ысулына төшенделәр. Күпләр хәтерлидер дә әле, бу сөйкемле уенчыклар белән кайчандыр Советлар Союзы чорында йортларны, фатирларны бизи торганнар иде.

Беренче карашка мамык уенчык ясау процессы шактый гади кебек - моның өчен бары тик җилем, мамык һәм буяулар гына кирәк бит. Әмма мастер-класс барышында бу сәнгать үзенә күрә аерым бер сабырлыкны, пөхтәлекне, фантазияне таләп иткәнлеге ачыкланды. Мамыктан гөмбәләр ясау өлкәннәргә яңа технологияне үзләштерү генә түгел, ә балачак вакытларын искә төшерү мөмкинлеге дә булып торды. Чара ахырында, социаль хезмәт алучылар кәефләре яхшыруы һәм хисләре яңаруы  турында белдерделәр.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса