Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

#Бөтенгаиләбеләнсайлауларга #Татарстаналга фотоконкурсында ике Sollers ST8 автомобильне дә әлмәтлеләр отты

Ел саен сайлауларда катнашучылар я машина, я кыйммәтле телефон яки башка бүләккә ия булалар.

 

 

#Бөтенгаиләбеләнсайлауларга #Татарстаналга фотоконкурсында ике Sollers ST8 автомобильне дә әлмәтлеләр – шәһәрдәшебез һәм коллегабыз Маргарита Трегубенко белән Кичүчат авылыннан Алсу Зәкиуллина гаиләләре отты.

Соңгы елларда Сайлаулар зур бер бәйрәмгә әйләнеп китте.

Ел саен сайлауларда катнашучылар я машина, я кыйммәтле телефон яки башка бүләккә ия булалар. Сабантуйларда кыр батырлары белән көрәшчеләргә дә бик эләкми әле алар. Гадәттә, андый олы бүләк откан кешене «тегендәгеләрнең» я туганы, я таныш-белеше кебек сүзләр белән тиз генә «тамгалалап» куялар. Чөнки гади халык дөреслеккә бик ышанып бетми башлады. Ләкин әлеге бүләкләр аларның чыннан да гадел отыш икәнлекләренә бер шик тә калдырмады.

Сишәмбе көнне конкурс җиңүчеләре бөтен гаиләләре белән Казаннан өлешләренә тигән «көмеш»не генә димәс идем... алып кайттылар. Бу җиңү барыбыз өчен дә зур шатлык булды. Зәкиуллиннар үзләренең шатлыкларын безнең белән дә уртаклаштылар. Алсу ханым ул көнне менә ничек исендә калдырган.

– Сайлауларда һәр елны катнашсак та, алай фотога төшеп, андый бәйгедә катнашканыбыз юк иде. Иртәнге киңәшмә вакытында директорыбыз Фирүзә Җәвитовна безнең сайлау участогында бер кешенең шулай фотоконкурста катнашып машина отканлыгын, быел да бүләкләр уйнатыласын әйтеп, укытучыларны бәйгедә катнашырга чакырды.

Өйгә кайткач мин бу хакта Илназга да әйттем. «Әйдә, төшеп карыйк әле без дә» дигәч, ул каршы килмәде. Ял көнне – 14е, аңа эшкә иде. Иртән балаларны уятып, киендереп барыбыз бергә сайлауга киттек. Сайлауны аларга да күрсәтәсе килде. Иртән участок ачылуга барып тавыш бирдек. Безне авыл җирлеге башлыгы Равил Хамматгатинович фотога төшерде. Ул ерактанрак төшерде дә, мин әле аңа, «Матуррак итеп төшерегез инде, бөтен республика күрәчәк бит аны» дидем. Ул вакытта, чыннан да, бу фотография шулай бөтен җирдә була дип уйламадым да. Шуннан ул фотоны сайтка куйдым да Илназны эшкә илттем. Кайтканда әбигә кердем. Фотоларны күрсәтеп, аңа шулай конкурста катнашып карарга булганны әйттем. «Шундый конкурс бармыни? – ди әби. Шушы балалар бәхетенә булып куйса, әйбәт булыр иде», - ди.

Көне буе карап бардым инде. Беренче машинаны әлмәтлеләр отканын күргәч, икенчесе дә әлмәтлеләр булмас инде дип уйладым. Анда бит төрле номинацияләр бар иде: «Күп балалы гаилә», «Иң стильле киенгән гаилә» һ.б. Аннан инде мин шунысына булмасмы дип уйладым. Ул номинациягә дә без эләкмәдек. Ярар инде дип, өйдәге эшләр белән онытылды. Күп балалы гаилә дә бит эш-мәшәкатьнең бетәсе юк. Якшәмбе булгач, кемне мәктәпкә, кемне бакчага әзерләргә кирәк. Юарга, җыярга, үтүкләргә, юындырырга... Минем аннан соң телефонны карарга вакытым да булмады.

Илназ белән эштән кайтканда, сүз тагын шушы конкурска күчте дә, менә машина откан булсак, иртәгә яллар алып Казанга машина алырга киткән булыр идек. Булмады инде, дип көлештек. Шуннан Илназ, «И, матурым, без гади халыкка нинди машина булсын инде. Без үзебез эшләп алсак кына», - дип, сүз шуның белән бетте.

Кичке тугызларда мин кечкенәсен йоклатырга кереп киттем, балалар да яттылар. Илназ хоккейдан соң телевизор карап яткан, кем җиңгәнне беләсе килгән инде. Бераздан ишетәм, ниндидер шау-шу башланды. Балалар йөгереп чыктылар. Башта аңламадым. Чыксам, телевизода безнең фотография. Аннан шалтыратырга тотындылар. Әбигә шалтыраттым. Аннан үзем елыйм, үзем әтигә шалтыратам. Әти куркып китте. Шундый шок хәлендә булдык инде. Ышанырга да ышанмаска да белмибез. Әби телевизордан күргәч ышандым инде, ди.

Алсуның шатлыгы эченә сыймый. Илназ да, балалар да, әти-әниләр, әби-бабайлар да, туганнар – һәммәсе Алсудан ким сөенмиләр. Әлеге гаиләне белгәннәр дә, белмәгәннәр дә, авылдашлары да аларның бәхетен үзләренеке итеп кабул иттеләр. Башкалар шатлыгын үзләренеке итеп кабул итү, кеше бәхетенә сөенә белү кебек матур күренеш үлмәгән әле, ул яши!

Болар барысы да республи-кабызның мөмкин-лекләрен күрсәтә, ки-ләчәккә өмет уята. Тизрәк дө-ньялар тынычланып, барлык гаиләләр дә тигезлектә куанып яшәргә язсын иде.

– Без республикабыз җитәкче-легенә, оештыручыларга үзебезнең ихлас рәхмәте-безне җиткерәбез, - диделәр Зәкиуллиннар.

Әйткәнебезчә, бәйгедә җиңеп, машина отучылар арасында коллегабыз – «ЮВТ-24» телеканалы корреспонденты Маргарита Трегубенко да бар. Сайлаулар барышында медиаүзәк белән турыдан-туры элемтә вакытында ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

– Мин башта ышанмадым, аннан соң якыннарым, дусларым, хезмәттәшләрем шалтыратып, җиңү белән котлый башлагач кына, чыннан да, үземнең машина отканымны аңладым. Гаиләбез белән күптән яңа машина алу турында хыяллана идек. Сайлау көнендә бу хыялыбыз тормышка ашты, - дип уртаклашты Маргарита.

 

Откан транспорт чарасының рәхәтен күреп, юлларда исән-имин йөрергә язсын сезгә, бәхетле җиңүчеләр. Әйе, «Сиңа язган ризык тешеңне сындырып керә», диләр халыкта. Әлеге бүләк-машиналар бары тик шатлык-куанычлар, бәхет төяп килсен бу гаиләләргә.

 

Белешмә: Илназ Ильяс улы Зәкиуллин нефть тармагында эретеп ябыштыручы, ә Алсу Альберт кызы Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия укытучысы. Гаиләдә ике ул һәм бер кыз тәрбиялиләр.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса