Хәйрияче ярдәме бик мөһим, ул мохтаҗларга шатлык һәм файда китерә.
«Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчә-се хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә Халыкара хәйрия көненә багышланган чара оештырдылар.
Балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар хуҗасыз хайваннарга ярдәм җыюга үз өлешләрен керттеләр: теләге булган һәркем коры һәм дымлы азык, ярмалар, аш җыелмалары, ашату өчен савытлар, лотоклар һәм агач тутыргыч, көнкүреш химиясе кебек кирәкле әйберләр алып килде. Әлеге азыклар һәм кирәк-яраклар «Өйгә юл» ярдәм фондына илтеп тапшырылды.
Әлеге чарага физик мөмкин-лекләре чикләнгән балалар, аларның әти-әниләре һәм шәһәребезнең битараф булмаган барлык гражданнары да кушылды. Чара ахырында балаларга «Игелек бүләк ит» символикасы төшерелгән беләзекләр өләштеләр.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде