Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Беренче тапкыр сайлау - онытылмас вакыйга

115 сайлау участогы Әлмәт районында эшли.

Беренче тапкыр сайлау - онытылмас вакыйга

 

Әлмәт җирлегендә Татарстан республикасы рәисен, җирле үзидарәнең  вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар дәвам итә. 
Әлмәт районында сайлаучылар өчен 115 сайлау участогы эшли. Шуларның 62се шәһәрдә, калган 53е авыл җирлекләрендә. Сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Иртәнге яктан ук әлмәтлеләр зур активлык күрсәттеләр.Быел 18 яше тулган егетләр һәм кызлар, үзләренең сайлау хокукыннан актив файдаланалар һәм сайлау участокларына беренче тапкыр киләләр. 
Әлмәт районында сайлауларда беренче тапкыр катнашучы
2265 граждан теркәлгән. Шуларның 1731е шәһәрдә, 534е авылда тавыш бирә. Яшь тавыш бирүчеләргә участок сайлау комиссиясе тарафыннан аерым мөнәсәбәт күрсәтелә – аларга игелекле сүзләр әйтәләр, истәлекле сувенирлар - җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы бирүче һәм кибетләрдә, күңел ачу үзәкләрендә, автозаправкаларда һәм башка күп кенә урыннарда  ташламалы түләү мөмкинлегенә ия булдыручы беләзек белән бергә блокнот, шоколад, магнит тапшыралар. Беренче тапкыр тавыш бирергә килүчеләр белән без дә сөйләшеп алдык. Аларның һәрберсенең дә сайлауларга карата үз фикере бар. Шулай да аларның барысы да быелгы сайлауларда катнаша алулары белән куануларын белдерде.


Камил Миннебаев: "Сайлауларда катнашу - минем өчен зур шатлык", - 

Әлмәтле  быел сайлауда беренче тапкыр катнаша
 Ул Әлмәт политехника техникумында белем ала. 18 яшьлек егет сайлауда һәркем катнашырга һәм үзенең  гражданлык позициясен белдерергә тиеш дип саный. 
-Бу көнне мин түземсезләнеп көттем. Чөнки һәр тавыш бик мөһим. Безнең, яшь кешеләрнең бу тормышны  тагын да матуррак, уңайлырак итәсебез килә. Шуңа күрә дә мондый зур вакыйгалардан читтә калырга ярамый. Беренче тапкыр сайларга килеп, бүләк тә алып китү тагын бер куаныч булды. Шәһәрдә бик матур программа әзерләгәннәр, сайлаудан алган беләзек белән бүген транспортта йөрү дә башлый, бик күп җирдә ташламалар, җәмәгать урыннарында бәйрәм программалары әзерләнгән, оештыручыларга рәхмәт. Лаеклы кандидатка һәм  партиягә үз тавышымны бирә алуым минем өчен зур горурлык.  Безгә шушы илдә, шушы республикада яшисе, эшлисе, гаилә корасы бит.  Тавыш бирү - һәр гражданинның бурычы. Башкалар да бу мөһим вакыйгадан читтә калмасын иде, - ди яшь әлмәтле.

Ильмир Абдрашитов: "Мин бүген киләчәк өчен тавыш бирдем"
Беренче тапкыр 814 нче участокка сайлауларга килгән 18 яшьлек Әлмәт егете үзенең киләчәк тормышын нефть сәнәгате белән бәйләргә булган. - Дулкынландыргыч,әмма җаваплы вакыйгада өлеш керткәнемә куандым.Якты,өметле киләчәк өчен тавышымны бирдем.Минем өчен җавап гади – республика тормышында катнашырга кирәк. Тавыш бирергә кирәк дип саныйм, чөнки бу безнең республика һәм аның киләчәге безнең кулда. Мине сайлау комиссиясе әгъзалары тормышымдагы тәүге вакыйга белән кайнар котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 
Алар миңа беренче тавыш бирүемне хәтерләтсен, ә блокнотта бары тик яхшы уй-хатирәләр генә язачакмын, - диде яшь нефтьче.
Беренче тапкыр сайлаучыларга исәнлек-саулык теләп калабыз. Үзләрендә булган күркәм фикерләренә тугры калып, тормышта үз юлларын тапсыннар, үз иленә тугры гражданнар булып калсыннар иде дибез.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса