Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә яшәүче иң өлкән хатын-кыз өйдә тавыш бирде

Әлмәттә яшәүче иң өлкән хатын-кыз-104 яшьлек Людмила Березова өйдә ТР рәисе һәм муниципаль берәмлекләр депутатлары өчен тавыш бирде.

Әлмәттә яшәүче иң өлкән хатын-кыз өйдә тавыш бирде

Әлмәттә яшәүче иң өлкән хатын-кыз-104 яшьлек Людмила Березова өйдә ТР рәисе һәм муниципаль берәмлекләр депутатлары өчен тавыш бирде. Бу хакта шәһәр администрациясе хәбәр итә.

792 нче сайлау комиссиясе әгъзалары аның оенә бардылар. Быелның мартында Людмила Даниловна үзенең 104 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, һәм, яше өлкән булуга карамастан, ул тавыш бирү мөһим дип саный.

Мәктәпне тәмамлагач, ул геология-разведка идарәсенә эшкә урнаша, ләкин 1941 елның 22 августында мобилизацияләнә һәм Япон агрессиясеннән саклану өчен Ерак көнчыгыш чигенә озатыла. Алгы сызыкта ул, батырлык һәм тугрылык күрсәтеп, дүрт ел, ике ай һәм унтугыз көн үткәрә. Моның өчен аны II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале, Жуков медале һәм башка юбилей бүләкләре белән бүләклиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса