Ильмир Абдрашитов: «Мин бүген киләчәк өчен тавыш бирдем»
18 Яшьлек егет сайлауга беренче тапкыр килгән.
Ильмир Абдрашитов: "Мин бүген киләчәк өчен тавыш бирдем"
Беренче тапкыр 814 нче участокка сайлауларга килгән 18 яшьлек Әлмәт егете үзенең киләчәк тормышын нефть сәнәгате белән бәйләргә булган. - Дулкынландыргыч,әмма җаваплы вакыйгада өлеш керткәнемә куандым.Якты,өметле киләчәк өчен тавышымны бирдем.Минем өчен җавап гади – республика тормышында катнашырга кирәк. Тавыш бирергә кирәк дип саныйм, чөнки бу безнең республика һәм аның киләчәге безнең кулда. Мине сайлау комиссиясе әгъзалары тормышымдагы тәүге вакыйга белән кайнар котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алар миңа беренче тавыш бирүемне хәтерләтсен, ә блокнотта бары тик яхшы уй-хатирәләр генә язачакмын, - диде яшь нефтьче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia