Камил Миннебаев: «Сайлауларда катнашу - минем өчен зур шатлык»
Әлмәтле тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.
Камил Миннебаев: "Сайлауларда катнашу - минем өчен зур шатлык", -
Әлмәтле быел сайлауда беренче тапкыр катнаша
Ул Әлмәт политехника техникумында белем ала. 18 яшьлек егет сайлауда һәркем катнашырга һәм үзенең гражданлык позициясен белдерергә тиеш дип саный.
-Бу көнне мин түземсезләнеп көттем. Чөнки һәр тавыш бик мөһим. Безнең, яшь кешеләрнең бу тормышны тагын да матуррак, уңайлырак итәсебез килә. Шуңа күрә дә мондый зур вакыйгалардан читтә калырга ярамый. Беренче тапкыр сайларга килеп, бүләк тә алып китү тагын бер куаныч булды. Шәһәрдә бик матур программа әзерләгәннәр, сайлаудан алган беләзек белән бүген транспортта йөрү дә башлый, бик күп җирдә ташламалар, җәмәгать урыннарында бәйрәм программалары әзерләнгән, оештыручыларга рәхмәт. Лаеклы кандидатка һәм партиягә үз тавышымны бирә алуым минем өчен зур горурлык. Безгә шушы илдә, шушы республикада яшисе, эшлисе, гаилә корасы бит. Тавыш бирү - һәр гражданинның бурычы. Башкалар да бу мөһим вакыйгадан читтә калмасын иде, - ди яшь әлмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia