Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңа перинаталь үзәктә булды
Табиблар белән аралашу барышында республика лидеры Татарстанда медицина инфраструктурасын модернизацияләүгә һәм белгечләр өчен уңайлы шартлар тудыруга аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңа перинаталь үзәктә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре вакытында нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чараларда катнашты һәм яңа перинаталь үзәктә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәктә хатын–кызлар өчен 168 урын һәм яңа туган балалар өчен 85 урын каралган. Ел саен биредә 3 меңгә кадәр хатын-кызга бала табу мөмкинлеге булачак. Яңа объект Татарстанның көньяк-көнчыгышында һәм тулаем республикада сәламәтлек саклау системасында мөһим звенога әвереләчәк.
Рөстәм Миңнеханов бинаны карады. Монда ашыгыч операция бүлмәсе белән заманча кабул итү бүлеге, ярдәмче репродуктив технологияләр үзәге белән хатын-кызлар консультациясе һәм аналар һәм балалар өчен махсуслаштырылган бүлекләр эшләячәк.
Табиблар белән аралашу барышында республика лидеры Татарстанда медицина инфраструктурасын модернизацияләүгә һәм белгечләр өчен уңайлы шартлар тудыруга аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-almatta-yana-perinatal-uzakta-buldy-5910472
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia