Бәхетле балачак һәм яшьлек гел истә...(Люция Ильина хаты)
Июль аенда Лениногорск районы Федотовка авылы мәктәбендә 8 класс тәмамлаучылардан хәбәр алдым.
Укучылар юбилей елында очрашуга туган мәктәпләренә җыелырга сүз куешканнар, бик сагынышканнар. Ләкин килеп чыккан тормыш мәшәкатьләрен җиңеп чыга алмаганнар, күрәсең. Бик катлаулы бит ул тормыш дигәнең. Ә шулай да оештырып йөрүче Әнис Миняҗев классташы Николай Степанов белән авылда классташларын, безне – укытучыларын йөреп чыктылар. Өемә килеп кергәч, билгеле инде, моннан 50 ел элек аерылышкан Әнисне искә төшердем: шул ук җылы, нурлы күзләр, шул ук гадилек, хөрмәт итү, дустанәлек хисләре күзгә ташлана. 65 яшь димәссең. Җиңел генә әңгәмә корып җибәрдек. Самавыр чәе эчә-эчә, үземнең исемдә калган истәлекләр белән уртаклаштым. Әнис флешкага классташлары турында мәгълүмат туплап шуны бүләк итте. Укытучыларын да, классташларын да эзләп тапкан. Әнис, дусты Николай белән, искиткеч җылы, матур очрашу ясады. Өемә килгәч бигрәк тә шатландым. Күп еллар үткәч, байтак нәрсә онытылгандыр да, аннары каядыр бару бик кулай да булмас иде.
«Әлмәт таңнары» газетасына язуымның сәбәбе – минем бик күп укучыларым Әлмәт шәһәрендә гомер итәләр. Шуңа да, алар минем рәхмәт сүзләремне, аларга булган ихлас хөрмәтемне укырлар дип ышанам. Яратып сайлаган һәм эшләгән һөнәремә тугры калып, һаман сагынып, уйлап, аларга сәламәтлек һәм бәхет теләп яшим. Булдырып бетерә алмаган эшләр дә булгандыр. Гафу итәрләр дип уйлыйм. Чөнки иң әһәмиятлесе – мин һөнәремне, укучыларымны бик яраттым, матур дәресләр, ныклы белем бирергә, һәрдаим аларда күркәм холык, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. Укучыларымнан рәхмәт ишетү үзе зур бүләк. Әнис кебек олы җанлы, туган ягын, үз милләтен яратучы, яшәү рәвешләре белән якты һәм үрнәк кешеләр күбрәк булсын иде. Бу зур шатлык. Яхшы кешеләр янына барыбыз да тартыла.
Укучыларыма олы бәхет телим.
Люция Ильина,
Лениногорск шәһәре мәгариф идарәсенең
ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia