Бакчасарай авылдашларын бәйрәмгә җыйды
Әлмәт районының ямьле табигать кочагында урнашкан, уңган халкы белән танылган Бакчасарай торак пункты авылдашларын, читтә яшәүче якташларын 100 еллык юбилей чарасына җыйды
Туган җирен сагынып яшәүчеләргә кече ватанын тагын бер тапкыр кайтып күрү, туганнар, якыннар белән аралашу бәхете тиде.
Бишмунча авыл җирлеге башлыгы Морат Мөбарәкшин улы тырышлыгы белән оештырылган күркәм чара бөтен нечкәлекләренә чаклы уйлап әзерләнгән иде. Авыл биләмәләре чистартылып, зират территориясендә үләннәр чаптырылды, юллар, төп чаралар узачак мәйданчык шулай ук тәртипкә китерелде. Әле боларга өстәп халыкны шатландырып Морат Туйчы улы тәмле пылау, самавырдан кайнар чәйләр дә әзерләткән иде. Бәйрәмгә әзерлек чараларында актив катнашучыларга авыл җирлеге башкарма комитетының тәкъдиме белән Әлмәт районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Бакчасарай авылы бәйрәме каһарманнар истәлегенә стела ачылу тантанасы белән башланып китте. Әлеге стела авыл җирлеге бюджеты аркылы эшләнде. Бөек Ватан сугышына авылдан 34 кеше киткән, 13 е кайтмый калган. Әлмәт районы ветераннар советы җитәкчесе Владимир Яшанин сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды. Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Алмас кызы Галиева да бәйрәмгә зур әзерлек белән килгән иде, ул да өлкәннәрне истәлекле бүләкләр белән сөендерде. Иртәннән башланган чара көне буена дәвам итте. Мул табыннан соң күңелле сөйләшү, моңлы җырлар кичкә кадәр тынмады. Бәйрәмгә ямь өстәп килгән Актүбә бистәсе җырчыларына, Кама-Исмәгыйль һәм Бишмунча үзешчәннәренә авыл халкы чиксез рәхмәтләрен яудырды.
Бишмунча авыл җирлегенә караган Бакчасарай авылының үз тарихы бар, данлыклы, хезмәт сөючән шәхесләре дә байтак. 1925 елда Бөгелмә кантонының Габдрахман волостенда Тайсуган авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан Кызыл Игенче дип аталган бистә барлыкка килә, бистә кешеләре «Кызыл Игенче» авыл хуҗалыгы ширкәтенә берләшәләр. 1930 елларда массакүләм күмәкләштерү чорында «Бакчасарай» колхозы оеша. Шул елларда сарык асрауда махсуслашып алдынгы хуҗалыкка әйләнә, берничә тапкыр ВДНХда катнаша. Колхоз һәрвакыт дәүләткә йон тапшыру буенча беренчелекне тоткан. Хуҗалык 1930 елларда бөртеклеләр уңышы буенча да уртача район күрсәткечләреннән югарырак уңыш биргән. Соңрак ир-атлар сугышка китеп эшче көчләр кимү, аннары 1948 елда көчле янгын чыгу сәбәпле авыл әкренләп көчен югалта, хуҗалыклар саны кими башлый, 1950 елда колхозлар берләштерелә, медпункт, мәктәп, клуб Ак-Чишмәгә күчә, ә кешеләрнең күпчелеге әкренләп Азнакай районы Актүбә бистәсенә күченә. 1997 елдан авыл кабат рәсми рәвештә Бакчасарай торак пункты исеме статусына ия була. Бүгенге көндә Бакчасарай поселогы Бишмунча авыл җирлеге составына керә, авыл җирлеге башкарма комитетының игътибары аркасында авыл үсә, зурая. Шәхси хуҗалыкларда эшчәнлек алып барыла, читтән килеп йорт салучылар да күбәя бара, күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре дә бүлеп бирелә. Шул рәвешле авыл бүген дә тулы тормыш белән яши. Ничек кенә булмасын, шундый халык бәйрәмнәре, очрашулар гаиләләрдә үзара татулыкны, буыннар бәйләнешен ныгыта, авылларга ямь бирә һәм халыкны бергә туплый. Бакчасарай авылына һәм аның кешеләренә имин тормыш теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Фото: авыл төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia