Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә волонтерлык штабларында эш дәвам итә

Махсус хәрби операция дәвам итә. Алгы сызыкта илебез иминлеген яклаучы егетләребез бүген дә бездән ярдәм көтә

 

Махсус хәрби операция дәвам итә. Алгы сызыкта илебез иминлеген яклаучы егетләребез бүген дә бездән ярдәм көтә

Шәһәр һәм район волонтерлык штабларында эшнең тынып торганы юк.

Фидакарьләр маскировка челтәрләре үрүләрен, кием-салым тегүләрен, окоп шәмнәре әзерләүләрен дәвам итәләр. Авыл җирлекләрендәге мәдәният йортларында, клубларда әби-апалар токмач кисә, посылкалар тутыра, бәйли, тегә. Rүптән түгел «Швейбат» штабы волонтерлары чираттагы бронежилетлар партиясен әзерләп озатканнар.

Волонтерлар арасында мөселман һәм христиан динендәге кешеләр байтак.

– Әле менә каһарманнарыбызга йөз бронежилет хәстәрләп озаттык. Бер хәрби комплект тегүгә тәүлек ярым вакыт китә. Хәрбиләргә кием-салым әзерләгәндә чалбар, күлмәк кесәләренә догалыклар да салып калдырабыз. Аллаһ егетләребезне яклап-саклап йөртсен дип шулай эшлибез. Гади генә әйбер кебек, шуңа да карамастан сугышчыларыбыз аларны күргәч аеруча куана. Бу турыда алар үзләре дә рәхмәт әйтеп хәбәр юллыйлар. Ике арада булган элемтә генә өзелмәсен, кулыбыздан килгән кадәр азагына кадәр тырышачакбыз, – диләр волонтерлар.

Чыннан да, сугышчылар белән ике арада булган элемтә вакытында хәрбиләргә үзләренең гозерләрен җиткерү уңайлы. Хәзерге вакытта «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы волонтерлары 1233 нче полк беренче батальонының 1 нче взводы сугышчылары өчен кирәк-яраклар туплау белән мәшгуль. Якташларыбызга җылы эчке кием-салым, оекбашлар, башлыклар, көрәкләр, төзелеш капчыклары, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, мотор мае, плитә өчен газ баллоннары, салфеткалар, шампунь, пластик таслар бик кирәк. Мөмкинлеге, теләге булган кешеләр гуманитар ярдәм әзерләүгә үзләреннән өлеш кертә алалар.

Бүгенге көндә волонтерлар Белгород һәм Курск өлкәләрендә катлаулы ситуациядә калган кешеләр өчен гуманитар ярдәм әзерләп озатуда да нык булышалар. Күптән түгел көнкүреш химиясе һәм гигиена чаралары тулы фура юлга чыкты. Әлеге гуманитар йөкне әзерләүне «Ярдәм янәшә-помощь рядом» фидакарьләре оештырды. Игелекле гамәлгә кушылган битараф булмаганнарга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез! Җиңү безнең якта булачак!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса