Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Гафиятуллин урамының бер участогы яңартылды

845 метр ремонтланган.

Әлмәттә Гафиятуллин урамының тагын бер участогы яңартылды

Әлмәттә Гафиятуллин урамында Төзүчеләр проспектыннан алып, Нефтьчеләр урамына кадәрге участокта капиталь ремонт тәмамланган. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 845 метр тәшкил иткән.

Ремонт кысаларында яңгыр суы агу урыннарын ремонтлаганнар, яңа асфальт җәелгән, керү, чыга юллары төзекләндерелгән һәм юл билгеләре ясаганнар.

Моннан тыш, Нефтьчеләр һәм Гафиятуллин урамнары чатында яңа тукталыш павильоны урнаштыру дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, быел Әлмәт районында юлларга масштаблы ремонт ясала. Эшләр Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса