Әлмәттә узган «Тоннель» чарасының нәтиҗәләре билгеле
Барлыгы 120 машина йөртүче тикшерелгән.
29 августта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан машина йөртүчеләрне «Тоннель» массакүләм тикшерү буенча профилактик операция үткәрелде.
Әлеге операция барышында 120 машина йөртүче тикшерелгән һәм аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә 4 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia